Татарстанда Бөтенроссия халык санын алуга старт бирелде

2021 елның 15 октябре, җомга

 15-нче октябрьдә, Бөтенроссия халык санын алу башланады , ул 14-нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел беренче тапкыр халык санын алу цифрлы форматта узачак. Исәпкә алучы белән сөйләшергә кирәкме һәм мошенник түгеллеген ничек белергә? Исәпкә алуның стационар пунктлары кайда урнашкан? Исәпкә алучылар нинди сораулар бирергә тиеш түгел?  

Бөтенроссия халык санын алу ничек еш үткәрелә һәм ул ни өчен кирәк?

Халык санын алу БМОга керүче илләр тарафыннан 10 елга бер тапкыр уздырыла. Бу соңгы елларда халыкның дөнья күләмендә ничек үзгәрүен ачыкларга мөмкинлек бирә.

Халык санын алу – ул халык саны, йорт хуҗалыклары составы, гаилә хәле, белем дәрәҗәсе, милли составы турында һ.б. уникаль  мәгълүмат чыганагы. Алынган мәгълүматлар нигезендә илнең социаль-икътисади үсеше программасы формалашачак. Аерым алганда, халык санын алу ил, республика яки шәһәр территориясендә теге яки бу илкүләм проектларны тормышка ашыру фаразларының сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу юлы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү вакыты коронавирус пандемиясе аркасында берничә тапкыр кичектерелде, әмма бүгенге көндә оештыручылар халык санын алуны халыкның иминлеген тәэмин итәрлек итеп оештыру юлын тапты.

Җанисәптә кем катнашачак?

Халык санын алуда, гражданлыгына карамастан, Россиянең барлык халкы да катнашачак. Чит илгә киткән россиялеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн рәвештә халык санын алуны уза алачак.

Җанисәптә ничек катнашырга була? Исәпкә алучыны өйдә көтү кирәкме?

Халык санын алуда казанлылар өч ысулның берсен сайлап: сан алучыны үз өендә көтеп алып, якындагы стационар исәпкә алу участогына барып яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә уңайлы вакытта телефон, планшет яки компьютер ярдәмендә катнаша ала. Цифрлы форматта халык санын алу Россиядә беренче тапкыр узачак.

Цифрлы исәпкә алуда ничек катнашырга?

Моның өчен ЕСИА да расланган хисап язмасына ия булырга кирәк. Хисап язмасы расланган кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра алачак. Алар өчен «Халык санын алуда катнашу» хезмәте ачык булачак.

Интернет-исәпкә алуны өйдә яки КФҮ дә узарга мөмкин булачак, анда интернетка керү мөмкинлеге булган килүчеләр өчен компьютерлар бар. Шул ук вакытта анда катнашучылар үзләрен генә түгел, ә үзләренең йорт хуҗалыгы әгъзаларын да яздыра алачак.

Интернет-исәпкә алуның һәр катнашучысы аны үтүен раслау сыйфатында цифрлы һәм QR-код алачак. Цифрлы һәм QR-кодларны гражданинның шәхси кабинетына РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталына, шулай ук күрсәтелгән башка элемтә каналларына җибәрәчәкләр. Соңрак бу кодны исәпкә алучыга әйтергә мөмкин булачак.

Интернет-исәпкә алуның өстенлекләре нидә? Исәпкә алучыны көтү яхшырак түгелме?

Һәркем мөстәкыйль карар кабул итә. Кемгәдер онлайн-җанисәп үтү варианты күпкә җайлырак булырга мөмкин. Ул вакытка экономия һәм куркынычсызлыкны гарантияли, чөнки өстәмә социаль элемтәләр таләп итми. Барлык халык санын алу мәгълүматлары сакланган булачак, аларны шифрланган рәвештә тапшырачаклар. Әгәр кеше, җанисәп вакытында сорауларга җавап бирә башлап, бүленергә мәҗбүр икән, барлык җаваплар да сакланачак һәм кире әйләнеп килгәннән соң ул аларга җавап бирүне дәвам итә алачак. Төп шарт – моны электрон исәпкә алу чоры тәмамланганчы эшләү.

Сайт буенча эзләү

Табарга

Яңалыклар

14.10.2021, 16:28

Бөтенроссия халык санын алу турында төп сораулар: онлайн-формат, стационар участоклар һәм волонтерлар

Җанисәптә ничек катнашырга һәм ул ни өчен кирәк – KZN.RU материалында.

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

 

 

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Иртәгә, 15-нче октябрьдә, Бөтенроссия халык санын алу башлана, ул 14-нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел беренче тапкыр халык санын алу цифрлы форматта узачак. Исәпкә алучы белән сөйләшергә кирәкме һәм мошенник түгеллеген ничек белергә? Исәпкә алуның стационар пунктлары кайда урнашкан? Исәпкә алучылар нинди сораулар бирергә тиеш түгел? KZN.RU порталы алда торган кампания турында шушы һәм башка сорауларга җаваплар әзерләде.

Бөтенроссия халык санын алу ничек еш үткәрелә һәм ул ни өчен кирәк?

Халык санын алу БМОга керүче илләр тарафыннан 10 елга бер тапкыр уздырыла. Бу соңгы елларда халыкның дөнья күләмендә ничек үзгәрүен ачыкларга мөмкинлек бирә.

Халык санын алу – ул халык саны, йорт хуҗалыклары составы, гаилә хәле, белем дәрәҗәсе, милли составы турында һ.б. уникаль  мәгълүмат чыганагы. Алынган мәгълүматлар нигезендә илнең социаль-икътисади үсеше программасы формалашачак. Аерым алганда, халык санын алу ил, республика яки шәһәр территориясендә теге яки бу илкүләм проектларны тормышка ашыру фаразларының сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу юлы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү вакыты коронавирус пандемиясе аркасында берничә тапкыр кичектерелде, әмма бүгенге көндә оештыручылар халык санын алуны халыкның иминлеген тәэмин итәрлек итеп оештыру юлын тапты.

Җанисәптә кем катнашачак?

Халык санын алуда, гражданлыгына карамастан, Россиянең барлык халкы да катнашачак. Чит илгә киткән россиялеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн рәвештә халык санын алуны уза алачак.

Җанисәптә ничек катнашырга була? Исәпкә алучыны өйдә көтү кирәкме?

Халык санын алуда казанлылар өч ысулның берсен сайлап: сан алучыны үз өендә көтеп алып, якындагы стационар исәпкә алу участогына барып яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә уңайлы вакытта телефон, планшет яки компьютер ярдәмендә катнаша ала. Цифрлы форматта халык санын алу Россиядә беренче тапкыр узачак.

Цифрлы исәпкә алуда ничек катнашырга?

Моның өчен ЕСИА да расланган хисап язмасына ия булырга кирәк. Хисап язмасы расланган кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра алачак. Алар өчен «Халык санын алуда катнашу» хезмәте ачык булачак.

Интернет-исәпкә алуны өйдә яки КФҮ дә узарга мөмкин булачак, анда интернетка керү мөмкинлеге булган килүчеләр өчен компьютерлар бар. Шул ук вакытта анда катнашучылар үзләрен генә түгел, ә үзләренең йорт хуҗалыгы әгъзаларын да яздыра алачак.

Интернет-исәпкә алуның һәр катнашучысы аны үтүен раслау сыйфатында цифрлы һәм QR-код алачак. Цифрлы һәм QR-кодларны гражданинның шәхси кабинетына РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталына, шулай ук күрсәтелгән башка элемтә каналларына җибәрәчәкләр. Соңрак бу кодны исәпкә алучыга әйтергә мөмкин булачак.

Интернет-исәпкә алуның өстенлекләре нидә? Исәпкә алучыны көтү яхшырак түгелме?

Һәркем мөстәкыйль карар кабул итә. Кемгәдер онлайн-җанисәп үтү варианты күпкә җайлырак булырга мөмкин. Ул вакытка экономия һәм куркынычсызлыкны гарантияли, чөнки өстәмә социаль элемтәләр таләп итми. Барлык халык санын алу мәгълүматлары сакланган булачак, аларны шифрланган рәвештә тапшырачаклар. Әгәр кеше, җанисәп вакытында сорауларга җавап бирә башлап, бүленергә мәҗбүр икән, барлык җаваплар да сакланачак һәм кире әйләнеп килгәннән соң ул аларга җавап бирүне дәвам итә алачак. Төп шарт – моны электрон исәпкә алу чоры тәмамланганчы эшләү.

Әгәр сайлау исәпкә алучы файдасына булса, аны кайчан көтәргә? Бу, чыннан да, мошенник түгел, ә исәпкә алучы икәнен каян белергә?

Исәпкә алучылар халык санын алу чорында – 15-нче октябрьдән 14-нче ноябрьгә кадәр килергә мөмкин. Алар барлык фатирларны һәм йортларны йөреп чыгачак, интернет-исәпкә алу узмаган халыктан сораштырачаклар, килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәчәкләр, халык санын алу бланкларын тутырганда туган сорауларга җавап бирәчәк. Шул ук вакытта алар планшетлардан файдаланачак, ә исәпкә алу кәгазьләренең кәгазь формалары халык турында мәгълүмат җыюның резерв ысулы буларак кына кулланылачак.

«Исәпкә алучылар үзләре белән паспорт күрсәткән очракта гамәлдә булган таныклыкка, махсус экипировка – халык санын алу символикасы төшерелгән зәңгәр шарф, электрон рәвештә мәгълүмат җыю өчен планшет, тәүлекнең караңгы вакытында эшләү өчен фонарь, халык санын алу символикасы төшерелгән зәңгәр жилетка, «Росстат» язуы төшерелгән зәңгәр төстәге портфельгә ия булачак. Барлык исәпкә алучылар да эчке эшләр органнары тарафыннан хөкем ителмәгәнлеккә тикшерелде.

Исәпкә алучылар ни турында сораячак? Алар нинди дә булса документлар сораячакмы? Гаилә керемнәре белән кызыксына аламы?

Барлык сораулар да алдан билгеләнгән һәм анкетада язылган. Алар арасында – җенес, яшь, гражданлык, туган урыны, милләте, белеме, торак шартлары турында һ.б. сораулар.

Исәпкә алу кәгазьләре бары тик сораштырылучылар сүзләреннән генә тутырыла, раслау өчен бернинди документлар да кирәк түгел. Исәпкә алу кәгазьләрендә керем күләме турындагы сораулар каралмаган һәм исәпкә алучылар аларны бирергә хокуклы түгел. Халык санын алу – тулаем конфиденциаль, нәтиҗәләрне формалаштыру заты билгелеле булмаган мәгълүматлар нигезендә гамәлгә ашырыла

Махсус оештырылган стационар участокта халык санын алуда ничек катнашырга? Мондый участоклар кайда урнашачак?

Казанда халык санын алу чорында шәһәрнең һәр районында 59 стационар участок эшләячәк. Яшәү урыныннан ерак түгел урнашкан иң уңайлы участокны сайларга һәм эш режимын алдан белешеп, анда барырга мөмкин.

Стационар участокларның исемлеге һәм аларның эш режимы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Татарстанстатта  Кайнар линия  телефоны (843)221-78-78

Исәпкә алуның Бөтенроссия  кайнар линия  телефоны 8-800-707-20-20

 

 Татарстанстат  сайты https://tatstat.gks.ru

Яналыкларны  Татарстанстат  Инстаграмыннан укыгыз https://www.instagram.com/tatarstanstat/  

На сайте ВПН www.strana2020.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International