Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыруы турында Сезгә хәбәр итә. Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр. Кабул итү алдан язылу (8552) 32-05-99, 32-06-00 телефоннары буенча башкарылачак.
Тукай МР Башкарма комитетының икътисад бүлеге Әйдәп баручы белгеч Зайнакова Тәнзилә Гозәер кызы тел./факс (8552) 71-32-96