Чөгендер казу тәмамланды

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

«Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен казу тәмамланды. 3600 гектардан 63491 тонна татлы тамыразык алынды. Уңдырышлылык гектарыннан 176,4 центнер тәшкил итте. Бәрәңге 186 гектарда җыелды,  гектарыннан уртача уңыш 239 центнер. Быелгы җәйнең коры булуына карамастан, «Миннеханов М. И» крестьян-фермер хуҗалыгы бәрәңгенең гектарыннан 300-320 центнер уңыш алдылар.   

Район кырларында шулай ук туфрак эшкәртү тәмамлануга бара. Бүгенгә 64,5 мең гектар җир сөрелгән. Бу – пландагы мәйданның 97 проценты. Крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм «Парадиз» ҖЧҖдә эшләрне тәмамлыйсы бар.
 Сөт җитештерү тармагында да эшләр зарланырлык түгел. Районда бер тәүлеккә уртача 91,5 тонна сөт савып алына. Бу бер савым сыерга уртача 17,3 килограмм дигән сүз. Үткән елның бу чоры белән чагыштырганда, район буенча салынган тулаем сөт күләме 10 тоннага артыграк. «Ирек» җитештерү кооперативында, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта үткән елга караганда күбрәк сөт савып алына, «Гигант», «Ярыш» хуҗалыклары да әлеге тармакта уңай үсеш күрсәтә. Бу аларның токымлы таналар сатып алуына бәйле.     

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International