“Каравон” фестивале уза

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

26 майда Лаеш районының Никольское авылында рус халкының “Каравон” дип исемләнүче фольклор фестивале үтәчәк. Егерме беренче тапкыр уздырылучы бу чарада кул эшләнмәләре сатылачак, халык җырларыннан торган концерт оештырылачак. Балалар өчен уен мәйданчыклары да эшләр дип көтелә.

Фестивальдә районыбызның Кече Шилнә авылы “Сударушка” халык фольклор ансамбле дә катнаша. Арби Велидов җитәкчелегендәге коллектив “Каравон”да туй, бию җырлары белән чыгыш ясаячак.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International