“Җырларым бар, моңнарым бар йөрәк түремдә”...

2013 елның 27 мае, дүшәмбе
Чаллы дәүләт педагогия институның актлар залында данлыклы якташыбыз, шагыйрә һәм драматург, Г. Тукай дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Җырлар белән чын дуслар таптым туган җиремдә” дип аталган искиткеч җылы искә алу кичәсе узды. Татар филологиясе кафедрасы галимнәре һәм студентлары оештырган әлеге кичәдә Татар энциклопедиясе институты хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган икътисадчысы, фән өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, тумышы белән Иске Абдул егете Марс Гаитовның Гөлшат Зәйнашеваның туганы буларак катнашуы һәм бай эчтәлекле истәлекләре белән уртаклашуы кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Ул Казанда Гөлшат Зәйнәшева исемен мәңгеләштерү буенча зур эш алып барылуын, башкала урамнарының берсенә Зәйнәшева исеме бирелүен, музее булдырылуын, шагыйрә турында истәлекләр китабы чыгуын бәян итте. Г. Зәйнәшеваның күпкырлы иҗаты, җыр шигърияте белән кызыксынучылар артканнан-арта. Чаллы педагогия институты укытучысы Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова Гөлшат Зәйнәшеваның татар җыр шигъриятендәге эшчәнлеген тирәнтен өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклады. Хәзер ул – татар филологиясе кафедрасы мөдире, доцент. Дания ханым үз чыгышында Гөлшат Зәйнәшеваның татар җыр сәнгатен яңа баскычка күтәрүе турында билгеләп үтте. Җырларның халык арасында киң таралып, һәр кешенең күңел кылларына кагылып, шәхсән үзенеке итеп кабул ителүе турында яратып сөйләде.



Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International