Мәктәп директорлары Россиядәге бердәнбер пар белән эшләүче тегермәнне карап кайтты

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

Әлеге комбинат – Татарстанның иң эре ашлык эшкәртү предприятиеләренең берсе, ул Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрен, гомумән, бөтен Кама буе төбәген он, ашлык продуктлары белән тәэмин итә. Биредә төрле ярмалар, катнашазык җитештерелә, ипи, кондитер эшләнмәләре пешереп саталар. Экскурсиягә килгән мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре комбинатның он җитештерү, икмәк пешерү цехларында булдылар, биредәге эш тәртибе белән таныштылар. Комбинатта соңгы елларда җиһазларны яңарту, заманча технологияләр кертү буенча күп эш эшләнде. Бүген биредә чит илдән кайтартылган, пар белән эшләүче куәтле тегермән урнаштырылган. Ул Россиядә бердәнбер. Катнашазык җитештерү линияләре, икмәк һәм икмәк эшләнмәләре җитештерү җиһазлары Германия, Швейцария, Испаниядән кайтартылган.

– Кызганычка каршы, соңгы 10-15 елда үзебезнең илдәге азык җитештерү сәнәгате бик артта калды. Чит ил фирмалары белән эшләү уңайлы һәм нәтиҗәлерәк, – ди комбинатның директоры Алмаз Шәрипов.

Күренеп тора, бу чит ил техникасы үзен аклый - комбинатта онга баткан, капчык күтәреп интеккән кешене күрмәдек – эш процессы тулысынча механикалаштырылган, күп эшне компьтерлар башкара. Бу инде үз чиратында биредә эшли торган белгечләрнең әзерлегенә дә зур таләпләр куя. Яңа җиһазлар урнаштырып, эш тәртибенә өйрәнгәнче җитештерү процессларын Швейцариядән торып алып барган чаклар да булды дип искә алдылар. Хәзер инде акыллы жиһазлар белән үзләрнең хезмәткәрләре идарә итә.

– Эшкә килергә теләгән авыл яшьләрен комбинат исәбенә укыту, тору урыны белән тәэмин итү мөмкинлеге бар. Предприятие социаль ипотека программасында катнаша. Андагы квота буенча – озын-озак чиратлар көтмичә, әкренләп түләү шарты белән хезмәткәрләргә фатир бирә алабыз, – дип аңлатты Алмаз Хантимер улы.

Шунысы игътибарга лаек: биредә күпчелек гаилә династияләре эшли, әтиләр һөнәре улларга күчә. Предприятиедә уртача айлык хезмәт хакы 16-17 мең сум. Бүген биредә 30 мең тонна ашлык кабул итүгә исәпләнгән элеватор төзелә. Комбинатның Минзәлә районы җирләрендә үз агрофирмасы бар.

Безнең укучыларыбыз менә шушындый югары таләпләр куелган заманча предприятиеләрдә эшләргә сәләтле булырга тиеш.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International