Изге Болгар җыенына бардылар

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
25 май көнне авыл имамнары һәм инвалидлар оешмасы әгъзалары - барысы 38 кеше Изге Болгар җыенына барды. Җыенга Россиянең төрле регионнарыннан 55 меңләп кеше килгән иде. Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыклары катнашты. Халык чит регионнардан килүчеләр белән аралашты, үзенә бик кызыклы мәгълүмат туплады. Гомумән, чара бик ошады. Болгар җиренә бару өчен транспорт белән ярдәм иткән район хакимиятенә рәхмәт, дип хәбәр итә районның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрас.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International