ТР Министрлар Кабинетында Балаларны яклау көненә багышлап үткәрелгән видеобрифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин 2011-2013 елларда тормышка ашырылучы “Татарстан балалары” программасы кысаларында үткәреләсе чаралар хакында сөйләде.
Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, мондый чаралардан безнең белем бирү учреждениеләре дә читтә калмый. Быел аларның һәрберсендә “Балачак – иң бәхетле ил” дип аталган бәйрәм үткәрелә. Психологик, педагогик һәм социаль-хокукый ярдәм бирү максатыннан, ата-аналар өчен җыелышлар уздырыла, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләренә экскурсияләр оештырыла, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, сәләтле балалар бүләкләнә. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен 31 майда сабан туе рәвешендә сәламәтлек көне үткәрелә.