29 майда Тукай муниципаль районы Советының егерме икенче утырышы узды. Анда ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Ф. Нуриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Р. Миннегалиевның ярдәмчесе – Э. Хәйретдинов, район прокуроры урынбасары, Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, район палаталары рәисләре, Советы аппараты һәм Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Утырышка 45 депутатның 37се килде. Утырышны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе В. Хаҗиев алып барды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:
1. “2008-2012 елларда Тукай муниципаль районының авыл хуҗалыгын үстерү” максатчан программасының үтәлеш нәтиҗәләре турында.
2. Россия Эчке эшләр министрлыгы Тукай муниципаль районы буенча бүлегенең 2012 елга оператив хезмәт нәтиҗәләре турында.
3. 2011-2013 елларга Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү Программасын тормышка ашыру турында.
4. 2011-2015 елларга Тукай муниципаль районы халкының гомер озынлыгын арттыру һәм яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру Программасының үтәлеше турында.
5. 2013-2015 елларга Тукай муниципаль районы халкына көнкүреш хезмәте күрсәтү, җәмәгать туклануы һәм сәүдә үсеше Программасы турында.
6. “Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы контроль хисап палатасы” муниципаль казна учреждениясе хакындагы Положениесе турында.
7. Тышкы муниципаль финанс күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тапшыру хакында килешүләр төзү турында.
8. “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 24 октябрендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт положениесе турында”гы 16/1 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
9. Тукай муниципаль районында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү хакындагы Положениесе турында.
10. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милекен читләштерү турында.
Утырыш көн тәртибен карауга күчте. Беренче мәсьәлә буенча сүз район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М. Кәримовка бирелде. Өстәмә доклад белән Әҗмәкәй авыл җирлегеннән депутат, авыл хуҗалыгы, җир төзелеше, экология һәм табигый ресурслар буенча даими комиссия рәисе Р. Имамов чыгыш ясады. Карар кабул ителде.
Икенче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы Р. Хөснетдиновның чыгышы тыңланды. Өстәмә доклад белән Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Р. Әбделманова чыгыш ясады. Каралган мәсьәлә буенча карар кабул ителде.
Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Р. Исаевның чыгышы тыңланды. Өстәмә доклад белән Калмаш авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Габдуллина чыгыш ясады. Ахырдан карар кабул ителде.
Дүртенче мәсьәлә буенча сүз район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И. Гәрәевкә бирелде. Өстәмә доклад белән Яңа Бүләк авыл җирлегеннән депутат, ТКХ, төзелеш һәм социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия әгъзасы Г. Сабирҗанов чыгыш ясады. Ахырдан карар кабул ителде.
Алга таба депутатлар утырышның көн тәртибенә куелган бишенче мәсьәләсен карауга күчте. Аның буенча Комсомолец авыл җирлегеннән депутат, ТКХ, төзелеш һәм социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе О. Сурова чыкты. Тикшерелгән мәсьәлә буенча карар кабул ителде.
Утырышның алтынчы мәсьәләсе буенча Иске Дөреш авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Дусадбеков хисап тотты. Ахырдан карар кабул ителде.
Депутатлар утырышның көн тәртибенә куелган җиденче мәсьәләсен карауга күчте. Аның буенча Күзкәй авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Э. Гәрәев чыгыш ясады. Карар кабул ителде.
Көн тәртибендәге сигезенче мәсьәлә буенча сүз Мусабай-Завод авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы И. Миңнехуҗинга бирелде. Карар кабул ителде.
Алга таба каралган тугызынчы мәсьәлә буенча Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Волкова чыгыш ясады. Карар кабул ителде.
Соңгы, унынчы, мәсьәлә буенча сүз Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары Р. Закировка бирелде. Ахырдан карар кабул ителде.
Шуның белән муниципаль район Советының егерме икенче утырышы үзенең эшен төгәлләде.