Сишәмбе көнне “Биклән” җитештерү кооперативында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар узды. Аның эшендә районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринария берләшмәсе белгечләре, хуҗалык, КФХ җитәкчеләре катнашты. Семинарда агымдагы елның дүрт аенда терлекчелек тармагында эшнең торышына нәтиҗәләр ясалды. Сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, бу эштә нәтиҗәле алымнар куллану –
бу очрашуның көнүзәк темасы иде. Сыйфатлы терлек азыгы әзерләүнең үзенчәлекләре турында ТР Авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренүләр институтының фән докторы Фәвзия Гыйбадуллина чыгыш ясады
– Яз җитеп, малларны көтүлекләргә чыгаргач та, күбесе алар яшел үлән ашап, сөтне мул бирер, дип көтәләр һәм ялгышалар. Яшь үләндә су күп, аның туклыклылык кыйммәте түбән. Шуны истә тотып, терлекнең рационын коры азык белән тулыландырып торырга кирәк, – дип аңлатты ул. – Терлек азыгын әзерләүгә килгәндә, биредә вакытны кулдан ычкындырмау зур роль уйный. Әйтик, люцернаның туклыклы матдәләргә иң бай чоры – чәчәккә бөреләнгән вакыты. Бу чорда аның составындагы коры матдәләрнең терлек организмы белән эшкәртелүе иң югары дәрәҗәдә булып, 67 процент тәшкил итә. Люцернаны чәчәге ачылганчы, күп дигәндә биш-алты көн эчендә, Сабан туена хәтле чабып алырга кирәк. Вакытында чабып алынмаган үлән үзенең туклыклылык кыйммәтен тиз арада югалта башлый, – диде Фәвзия Солтан кызы.
Үзенең чыгышында ул эшне оештыруның отышлы алымнары белән таныштырып үтте. Хуҗалык җитәкчеләре галимгә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Залдагыларның күбесе: “Люцернаны иртә чабып алганнан соң, яңгырлар булмый торса, икенче каты чабарлык яшеллек бирмәскә дә мөмкин”, – дип борчылуларын җиткерделәр. Җавап итеп, аларга берьеллык үсемлекләрдән запаслар ясарга, күпьеллык үсемлекләрне күбрәк үстеререгә кирәк дигән киңәш бирелде.
Семинарда катнашучылар “Биклән” хуҗалыгының клевер кырында терлек азыгын әзерләү техникасын карадылар. Хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Хаматов кунакларга булган техниканың төрләре, функциональ мөмкинлекләре турында сөйләде. Техниканың эшкә тулысынча әзер булуын билгеләп үтте. Хуҗалыкның җәйге лагерена килгәч, биредәге чисталык, төзеклек игътибарны җәлеп итә. Семинарда катнашучылар һәм кунаклар районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов җитәкчелегендә сөтне кабул итү, аны суыту, ясалма орлыкландыру, лаборатор анализлар уздыру пунктларын карадылар. Аннары, 4 ай эчендә районның терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләренә анализ ясалды. Агымдагы елның 4 аенда районда 2 438 баш бозау туган, бу узган ел белән чагыштырганда 217 башка күбрәк. Шул ук дәвердә 2 409 (63 башка арткан) баш сыер һәм таналар ясалма орлыкландырылган. Районда барлыгы 5 922 баш тана бозау үстерәләр. Терлекнең тәүлек эчендә уртача артымы төрле хуҗалыкларда төрлечә. Мәсәлән, “Гигант” хуҗалыгында терлекләр 800 грамм һәм аннан да күбрәккә арта. Ә менә “Ирек” җитештерү кооперативы белән Вилданов крестьян-фермер һәм “Алмаз” хуҗалыкларында таналарның тәүлек эчендә уртача артымы 550 граммнан да күтәрелми. Гәрчә биредә терлекне ашату яхшы оештырылган булса да.
Семинар ахырында хуҗалык җитәкчеләре үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты, авыл хуҗалыгы белгечләренә кызыксындырган сорауларын биреп, киңәшләшеп алдылар. Фикерләр төрле булса да, терлек азыгының сыйфатын яхшырту, туклыклылыгын арттыру – терлекчелек тармагының үсешен тәэмин итүче мөһим шарт булуы белән һәммәсе килеште.