Илһам моңы – Яңа Бүләк җирендә

2013 елның 31 мае, җомга
Яңа Бүләк авылында мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның музей йорты каршындагы мәйданчыкта “Халык моңы – Илһам” дип аталган республика халык иҗаты фестивале үтте. Инде традициягә кереп барган бу чарада якын-тирә районнардан килгән фольклор коллективлары тамашачыларга үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Район авылларында эшләп килүче коллективларның иҗатлары белән исә килгән кунаклар фестивальнең төп өлеше башланганчы таныша алды. Алар үз чыгышларын фольклор җырлары ярминкәсе рәвешендә тәкъдим иттеләр.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International