Кадетлар корпусына ятим балаларны укырга чакыралар

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 12 февралендә кадетлар корпусында Ачык ишекләр көне узачак2022 елда кадетлар корпусында 8 сыйныфка гражданнарны кабул итү үткәрелә. Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисенең 30.11.2020 ел, № 126 боерыгы нигезендә, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балага ай саен 10 250 сум күләмендә стипендия билгеләнгән. Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан гражданнарны җыюга аерым игътибар бирелә.

Кадетлар корпусына гомуми белем бирү оешмасының җиденче сыйныфын уңышлы тәмамлаган балигъ булмаган малайлар һәм кызлар керә ала. Алар сәламәтлек торышы буенча яраклы, шулай ук юридик белем алуга һәм тикшерү органнарында хезмәт итүгә әзер булырга тиеш. Беренче уку елына (8 нче сыйныфка) 15 яшьтән өлкәнрәк булмаган балалар кабул ителә.

Кабул итү рус теле, математика, тарих һәм чит телләрдән керү имтиханы, психологик, физик әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, шулай ук иҗтимагый, иҗади һәм спорттагы уңышларны бәяләү нәтиҗәсе буенча гамәлгә ашырыла. Керү сынаулары 1 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

12 февраль көнне кадетлар корпусында Ачык ишекләр көне була. Документлар 1 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән http://kkskr.ru/applicants сайтында танышырга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru/news/752/103688/
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International