Бер айдан да азрак вакыттан соң бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзалары тарафыннан җир кишәрлекләрен түләүсез хосусыйлаштыру программасы тәмамлана. 2022 елның 1 мартына кадәр, берничә шартны үтәгәндә, җирле үзидарә органнарыннан башка җир кишәрлеге алу хокукыннан файдалана алачак.
Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте һәм коммерцияле булмаган яшелчә бакчасы ширкәте 2019 елның 1 гыйнварына кадәр (шул исәптән үзгәртеп кору юлы белән) булдырылган, һәм участок хуҗалары, оешмага керү датасына бәйсез рәвештә, бакчачылык ширкәте әгъзалары булып торган очракта, җир кишәрлеген бушлай милек итеп рәсмиләштереп була. Шулай ук җир кишәрлеге ширкәткә 2001 елның 30 октябренә кадәр бирелгән һәм берләшмә әгъзаларының гомуми җыелышы карары белән бүленгән һәм гражданлык әйләнешеннән алынмаган (әйләнештә чикләнми) булса да, бу мөмкин булачак.
«РФ Җир кодексы нигезендә җир кишәрлекләре бирү белән җирле үзидарә органнары шөгыльләнә. Гариза һәм кирәкле документларны (участокның урнашу схемасын һәм участокны бүлү турында коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте әгъзаларының гомуми җыелышының беркетмәсен) территориясендә кишәрлек булган муниципаль берәмлек җитәкчелегенә тапшырырга кирәк», –дип аңлата Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.
Документларны тикшергәннән соң, муниципалитет бушлай җир кишәрлеге бирү турында карар кабул итә һәм карар кабул ителгәннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча, әлеге мәгълүматларны хокукны дәүләт теркәвенә алу өчен Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенә мөстәкыйль рәвештә җибәрә. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә хокукны теркәү нәтиҗәсе булып торачак. Шул ук вакытта хокукны дәүләт теркәвенә алу өчен дә дәүләт пошлинасы түләргә туры килмәячәк.
Искәртеп үтик, җир кишәрлегенә ия булу, аннан файдалану һәм эш итү (сату, бүләк итү, васыять итү һ.б.) мөмкинлегенә законда билгеләнгән тәртиптә милек хокукы булган затлар гына ия.
Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru/news/746/103714/
© Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты