«Татарстан чаңгы юллары – 2022»массакүләм чаңгы ярышлары узды.

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Районда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, 11 февральдә районның барлык авыл җирлекләрендә, 2022 елның 12 февралендә Яңа поселогында районның авыл җирлекләренең һәм оешмаларының иң көчле спортчылары катнашында «Татарстан чаңгы юллары – 2022»массакүләм чаңгы ярышлары узды.

Бу спорт бәйрәме бик күп катнашучылар җыйды: балалар, район оешмалары, предприятиеләре вәкилләре, актив ял итәргә яратучылар. Ярышларда барлыгы 3283 кеше старт алды. Яшь буенча катнашучылар 500, 1000, 3000 метр дистанцияләрдә йөгерделәр. Нормативлар ГТО исәбенә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International