Тукай районы Азмушкино авылында гомер итүче,бүгенге көндә Чаллыда оныгында яшәүче , тыл хезмәтчәне,Бөек Ватан сугышы ветераны Муллануров Зөлфәт Мулланур улына 90 яшь тулды,аны котларга Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамиль улы Бариев,район ветераннар-инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева,туганнары килгән иде .Юбилярга Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар.