Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 18 февраль кичендә, 2022 елның 19 февралендә төнлә һәм көндез түбәндәге һава торышы көтелә:
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;
-җил көньяктан секундына 15-20 метр тизлектә.;
-бозлавык;
- юлларда кар көртләре, кар боткасы, бозлавык;
- көндез көчле кар, юеш кар.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, төнлә аязучан.
Кар, юеш кар, көндез урыны белән көчле. Урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяктан секундына 7-12, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-9˚,
Көндез максималь һава температурасы -2..-4˚.
Модель развития обстановки на 19.02.2022