"2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы" уңаеннан Тукай районы ветераннар(инвалидлар) Советы һәр авыл җирлегендә кул эшләре осталарын барлый, аларнң эшләреннән курнәзмә оештырырга уйлый.
Үзегезнең яисә якыннарыгызның гаилә ядкәрләре белән башкаларны да таныштырып, күңел җылысын салып эшләнгән әйберләрегезне күргәзмәдә күрәсегез килсә истәлекләрне без бик шатланып кабул итәбез.
Хөрмәтле дуслар, әйдәгез бергәләп авылларыбызның тарихын, гореф- гадәтләрен, йолаларын барлыйк, киләчәк буынга җиткерик.
Рәсемдә:Мәхтүмә Сәләхова, Боерган авылы, 85 яшь.Оста чигүче, палас сугучы.