2022 нче елның 21 нче февралендә «Тукай районы мәгариф идарәсе» МКУ укыту-методик тәэмин итү бүлеге Россия академиясенең инновацион мәйданчыгының«Челтәр хезмәттәшлеге нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның остазлыгын оештыруның төбәк системасы» проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан оештырылган «Укытучының һөнәри үсеше моделе» темасы буенча Республика семинары үткәрде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының укытучылар-остазлары, җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре катнашты.
Семинар эшен ТР Мәгарифне үстерү институты Ректоры Ногманова Л. Н. һәм Тукай мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Хәбетдинова Г. Ф. ачып җибәрделәр.
Тукай районы остазлары төрле юнәлешләр буенча үзләренең эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр:
1) "Компетентлы укытучының һөнәри осталыгында остазлык" темасына «ТР Тукай районы мәгариф идарәсе» МКУ методисты Вагыйзова Э. Г., ТР Остазлар советы әгъзасы, «Комсомолец урта гомуми белем бирү мәктәбе» югары квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кузнецова Ф.Ф чыгыш ясадылар;
2) «Укытучы-укучы» остазлык моделе" темасы буенча - Кнәз урта мәктәбе югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары Фарахова Р.Я., Елкина Н. М. үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
3) "Функциональ грамоталылыкны үстерүдә остазлык хезмәттәшле" темасы буенча "Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе нең югары квалификацион категорияле математика укытучысы Сундукова Ф. Н. тәҗрибә уртаклашты
4) «Остазлык моделе» яшь педагогның һөнәри осталыгына ярдәм итүче уңышлы лидер" темасы буенча Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификацияле физик культура һәм ОБЖ укытучысы Кәлимуллин Ф.Г. чыгыш ясады