19 февраль көнне Яңа поселогының спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ату спорты буенча район Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Ату буенча Норматив ГТО исәбенә керде. Ярышларда 20 гомуми белем бирү мәктәбеннән 204укучы, 21 авыл җирлегеннән һәм районның 4 оешмасыннан катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урынны Иске Абдул мәктәбе алды,
икенче урында Сәмәкәй мәктәбе,
өченче урында Борды мәктәбе.
Авыл җирлекләре арасында :
беренче урынны Әҗмәкәй авыл җирлеге алды,
икенче-өченче урында Иштирәк һәм Күзкәй авыл җирлекләре.
Оешмалар арасында беренче урынны-" С. Сәйдәшев исемендәге АХП", икенче урында - «Тукай РҮХ» ДАССОның командасы, өченче урында - «Тукай водоканалы»ҖЧҖ. алды