Тукай районы җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән котлады. 23 февраль алдыннан Тукай муниципаль районы һәм предприятиеләре җитәкчеләре Бөек Ватан су гышы ветераннары янында булдылар һәм аларны котладылар.
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Әхмәтҗанов белән очрашты. Фаил Мисбахович Бөек Җиңү өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде, бүләк тапшырды һәм ветеранга сәламәтлек теләде.
Рөстәм Зәкиев фотолары
Чыганак:"Якты юл"газетасы