Тукай районы җитәкчеләре районда яшәүче Бөек Ватан сугыш ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик иттеләр .
Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илфак Бариев, «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гузәл Әхтәмова, «Гиндукуш» музее директоры Резедә Гарипова Ватанны саклаучылар көне белән Рафкать абый Нуриев hәм Ефрем абый Алчиновны котлады. Өлкәннәребез әлеге игътибарны олы шатлык белән кабул итте.