"Туган телем - минем канатларым» Халыкара туган тел көненә багышланган шигырь укучылар конкурсы

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

 

  21 февраль көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Халыкара туган тел көне уңаеннан, Кнәз мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Туган телем – минем канатларым» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрделәр.  Аның төп максаты-туган телгә сакчыл караш, туган телең өчен горурлык, ата-бабаларыңа, халкыбызга, мәдәнияткә карау хисе формалаштыру, патриотизм, толерантлык, Ораторлык сәнгате тәрбияләү, балаларның талантларын ачу. Шигырь укучылар конкурсында 9 кеше катнашты. Балалар үзләренең талантларын күрсәтә, сәнгатьле уку техникасын күрсәтә, яшьтәшләре белән ярыша алдылар. Конкурста катнашучылар рус, татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Җиңүчеләргә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов исеменнән дипломнар тапшырылды.

Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International