“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зона этабы узды.

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

2022 нче елның 24 нче февралендә Минзәлә шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зона этабы узды. Тукай районыннан Кнәз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Загуменова Нурия Нортыновна рус телле балалар белән “Татар халык ашлары” темасына бик уңышлы  ачык дәрес бирде, “Укытучы эшчәнлегендә заманча технологияләр” темасына мастер-класс күрсәтте. Киләчәктә дә Нурия Нортыновнага саулык, хезмәтендә зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International