Нурания Идиатовнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2022 елның 25 февралендә Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Нурания Идиат кызы Нуруллинаны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

- Тыл хезмәтчәне буларак, сез Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керттегез, хезмәтегез өчен Сезнең алда  баш иябез, — дип ассызыклады Илфак Шамил улы.

Нурания Идиатовна гомере буе крахмаль заводының мальтоза цехы прессларында эшли. Һәрвакыт эшкә намуслы һәм зур җаваплылык белән карадый.

Юбилярны шулай ук, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов, мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалары һәм туганнары котлады. Чын күңелдән алар аңа нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарының һәм якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International