Республиканың 5 районыннан 17 педагог үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте.  

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

24-25 февральдә Тукай районы   Бәтке мәктәбе базасында «Россия Ел укытучысы»Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Ике көн дәвамында республиканың 5 районыннан 17 педагог үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Укытучылар «Дәрес» һәм «Мастер-класс»дигән ике конкурс сынавында көч сынашты. Конкурсантлар алар өчен таныш булмаган сыйныфта дәрес үткәрделәр, үз эшләрен анализладылар, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаштылар, мастер-класслар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International