28 февраль көнне Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре депутатлары өчен "керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру һәм белешмәнең тиешле формасын тутыру" темасына укыту семинары узды.
Семинарны Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Айрат Салих улы Ибраһимов үткәрде. Семинар барышында РФ Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән мәгълүматларны тапшыру мәсьәләләре буенча Методик тәкъдимнәр өйрәнелде. Катнашучыларга 2021 ел өчен белешмәләр бирү буенча новеллалар аңлатылды һәм килеп туган сорауларга җаваплар бирелде.