«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге «100 лидер - Татарстан киләчәк өчен. Be Digital. Be Sustainable " (Цифрлаштыру. Тотрыклы үсеш")дигән проект тәкъдим итә.
Проект 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган һәм актив, сәләтле яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Алар үз проектларын төрле өлкәләрдә — IT, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф, спорт һ. б. өлкәләрдә тормышка ашыра алалар.
Проект Татарстанда тормышка ашырыла һәм анда татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә, хәтта чит ил кешеләре дә катнаша. Бу идеяле кешеләрнең бергә очрашуы, үз проекты, үсеше өчен ресурслар табуның ачык мисалы.
Материалларны түбәндәге сылтама буенча карарга була https://disk.yandex.ru/d/u4FhsBpVa6SyFw (Текст для публикации в социальных сетях, Видео (1 мин) – публикация в Instagram, Видео (45 с) – Storis в Instagram, Видео (1,05 мин) – на экраны, Презентация (10 стр.) о проекте для распространения.
- «100 лидеров - Татарстан будущего. Be Digital. Be Sustainable».
Гаризалар 2022 елның 8 мартына кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://100leadersrt.ru/
Элемтә өчен контактлы зат: Әмирханова Гүзәл Рифат кызы +7 (937) 282-27-95.