Борды авылында яшәүче хезмәт ветераны Чернова Анастасия Дмитриевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тукай районында гомер итүче өлкәннәрне юбилей белән котлау матур традициягә әверелде .1 март көнне тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Чернова Анастасия Дмитриевнага 90 яшь тулды. Бу көнне аны бу истәлекле дата белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев һәм Борды авыл җирлеге башлыгы Абдульманова Роза Николаевна котладылар .
Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, котлау открыткасын, шулай ук район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар , Анастасия Дмитриевнага нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр.