Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2022 елның 1 мартыннан 30 мартына кадәр Россия Федерациясе гражданнары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына (алга таба – Конкурс) гаризалар кабул итә. Конкурс Россия Федерациясе яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын күтәрүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала, алар җиңгән очракта үзләренең уникаль проектын тормышка ашыру өчен 1,5 млн.сумга кадәр ярдәм ала алалар. Гаризалар «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә. grants.myrosmol.ru 1. конкурсны үткәрү тәртибе, сроклары һәм кагыйдәләре кушымта итеп бирелә.