2022 нче елның 5 нче мартында Кнәз мәдәният йортында хатын - кызларга багышланган «Яраткан, назлы һәм гүзәл " дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов Гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлады.
Шулай ук,бәйрәмдә катнашкан барлык хатын-кызларны да җирлек ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова да котлады.
Бу кичәдә Кнәз мәктәбе укучылары, мәдәният йорты иҗат коллективлары башкаруында иң матур җырлар, шигырьләр һәм биюләр яңгырады.