Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2012 елның 10 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне үткәрә.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр. Кабул итү алдан язылу (8552) 32-05-44, 32-05-99 телефоннары буенча башкарылачак.