Пенсия фондының иң мөһим хезмәтләренең берсе-пенсия билгеләү өчен хәзер ПФР клиентлар хезмәтенә яки МФЦ га бармасаң да була.
- Пенсия билгеләүгә гариза бирү буенча электрон сервис бүгенге көндә иң кирәкле сервис булып тора: пенсия билгеләү өчен гаризаларның 80% ы безнең районда нәкъ менә электрон рәвештә керә.
Гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша да, ПФР сайтында Шәхси кабинет аша да бирергә мөмкин. Билгеләнгән пенсия һәм аның күләме турында мәгълүмат шәхси кабинетта күренеп торачак. Пенсияне билгеләү турында гариза биргәндә шунда ук аны илтеп җиткерү ысулын да сайларга кирәк. Пенсияне банк яки почта хезмәте оешмасы аша алырга мөмкин.