Ларионова Анна Филлип кызына 95 яшь тулды

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Тыл хезмәтчәне,Бөек Ватан сугышы ветераны, Тукай районы Кама бистәсендә яшәүче Ларионова Анна Филлип кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар .Юбилярны котларга Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев,район ветераннар-инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Фәяз кызы Вазиева,туганнары килгән иде.Аңа  иң җылы котлау сүзләре  җиткерелделәр,   Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International