Ветераннарны аларның тормышларындагы әһәмиятле даталар белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде. Хөснетдинова Фәнзия Миңнехмәт кызына 90 яшь тулды. Бу көнне тыл хезмәтчәне ,Тукай районы Югары Суык-Су авылында яшәүчене котларга муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев,район ветераннар-инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Фәяз кызы Вазиева,Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов, туганнары килгән иде . Юбилярга Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, бүләкләр , чәчәкләр тапшырдылар.