Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү программасы Татарстан Республикасы АПКсын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында эшли башлады

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 елгы Татарстан Республикасы АПКсын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итү программасын башлап җибәрә.
Саба районында күчмә семинар узды, анда «РИВЦ» АҖ җитәкчесе Нияз Хәлиуллин тәкъдим ителгән программаларның үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул автоматлаштыру программасы белән таныштырды, аның ярдәмендә СХП автоматлаштыру системаларын сатып ала алачак, шулай ук «Цифрлы трансформация»юнәлеше буенча квалификация күтәрү программасы турында сөйләде. Укыту форматы җитәкче составның йөкләнешен исәпкә алып формалаштырылган һәм ул 7 көнлек интенсивдан гыйбарәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International