"Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акция старт алды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе
Җәмәгатьчелек игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итү һәм аларны медицина куллануын профилактикалау, оператив-әһәмиятле мәгълүмат җыю һәм тикшерү, наркотикларга бәйле затларны дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтү һәм консультацияләр күрсәтү, наркотиклар керү каналларын ябу, наркотиклар әзерләү, таратуны һәм куллануны пропагандалаучы интернет-сайтларны һәм затларны ачыклау, шулай ук балигъ булмаганнарны җинаятьчелеккә тарту фактларына юл куймау максатыннан, 2022 елның 14-25 мартында Татарстан Республикасында "Үлем белән кайда сату  итәләр, хәбәр ит!" дигән акция  уза.
Акция кысаларында һәркем кайнар линия телефоны аша ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча кизү часте хезмәткәрләренә 71-44-81 номеры буенча, шулай ук ТР буенча ЭЭМ 8(843)291-20-02 номерына мәгълүматны аноним рәвештә җиткерә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International