Тукай районы Суровка авылында гомер итүче Кузнецова Мария Степановнаны 90 яшьлек юбилее белән котладык. Юбилярны котларга Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев,район ветераннар-инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы Вазиева, Новотрицкое авыл җирлеге башлыгы Рыбакова ,туганнары килгән иде. Юбилей көнендә тыл хезмәтчәне чәчәкләр һәм бүләкләр генә түгел, ә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлаулар да алды.