Баланы уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган түләү арта

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды балаларны уллыкка алган гражданнар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү турында искә төшерә.

Баланы уллыкка алган вакытта бер тапкыр бирелә торган акчаны алучылар: уллыкка алучы , шулай ук опекун, попечитель яки тәрбиягә бала алган ата-ана. Ел башына түләү күләме һәр уллыкка алынган балага 18886,32 сум һәм уллыкка алынган һәр балага 144 306 сум, әгәр аңа 8 яшь тулса яки ул инвалид булса, йә гаиләгә берьюлы берничә бала – бертуган һәм сеңелләре булган очракта

Март аеннан башлап, индексацияне исәпкә алып, уллыкка алучылар 20 472,77 сум һәм 156 428,66 сум күләмендә акча алачак.

 Гариза һәм пособие хокукын раслаучы документлар белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән көннән 6 ай эчендә, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека һәм попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган көннән яки килешү төзелгән көннән соң эшләү зарур

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International