Тукай районы китапханәләрендә ай саен талантлы авыл халкын китап укучылар белән таныштыру бара. Бәтке авыл китапханәсе дә кунаклар кабул итте. Китапханәдә Бәтке мәктәбенең технология укытучысы, талантлы шагыйрь Корчагин Дмитрий Сергеевич булды. Ул үзенең яшь чагында тормыш иптәше Корчагина Анастасия Юрьевна белән " Старые веянья новых времён", дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын чыгарды.
Китапханә туган якның талантлы кешеләре белән танышуны дәвам итәчәк, чөнки бу гүзәл кешеләр дөньяга мәхәббәт, наз һәм игелек китерә,диа яза Бәтке авылы китапханәчесе Шишкина А.В.
)