Тукай муниципаль районы Советының XIX утырышы узачак

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

21 март кәнне сәгать 10.00 да,хакимиятнең утырышлар  залында  Тукай муниципаль районы Советының XIX утырышы узачак.

Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:

1. Тукай муниципаль районының 2021 елның гыйнвар-февраль айларында авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышларында әйтелгән кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне үтәү буенча «Юл картасы» ның үтәлеше һәм 2022 елның гыйнвар-февраль айларында гражданнар җыелышлары барышында кергән мәсьәләләр исемлеге турында.

2. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай муниципаль районы буенча бүлегенең 2021 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында.

3. Тукай муниципаль районы Советының "2021 елга Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында" гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләү турында.

4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контроль турындагы нигезләмәне раслау хакында.

5. Тукай муниципаль районы Советының 2013 елның 28 августында кабул ителгән 23/10 санлы "Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасын раслау турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында

.6. Тукай муниципаль районының муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс һәм бердәм аттестация комиссиясе турындагы нигезләмәләрне раслау турында.

7. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Күзкәй һәм Иске Абдул авыл җирлекләренең генераль планнарын әзерләү кирәклеге турында.

8. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегеннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.

9. Тукай муниципаль районы Советының 11/3 санлы«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм индивидуаль торак төзелеше өчен гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләренең чик күләмнәрен билгеләү турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында.

10. Тукай муниципаль районы Советының 2011 елның 27 декабрендә кабул ителгән 9/9 санлы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International