"Иң яхшы яшьләр проекты»конкурсына игълан ителгән яшьләр проектларын яклау узды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

2021 нче елның 15 нче мартында Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында "Тукай муниципаль районының иң яхшы яшьләр проекты" конкурсына игълан ителгән яшьләр проектларын яклау булып узды. Тукай районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган әлеге  бәйге, социаль әһәмиятле яшьләр инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

Конкурс комиссиясенә барлыгы 5 авыл җирлегеннән төрле юнәлешләр буенча 16 проект кабул ителде. "Релакс ", "Психологик бушату бүлмәсе » ,"Ат-спорт мәктәбе »," Спилс-карта » ,"Сәнгатьнең аерым төре буларак буйлы чәчәкләр » ,"Актив озын гомер",  "Мәдәниятләр диалогы","Киләчәк территориясе»,   «Балалар кино белем бирү фестивале"КиноШкола" ,"БиблиоКВЕСТ-In the world of books ",Спорт ишегалды", "Милосердные дети", " «Авыл клубы "Россия сакчысы" дигән  проектлар жюрига тәкъдим ителде.

Конкурсантларның проектларын мәдәният бүлеге, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре бүлеге, үзмәшгульләр ассоциациясе вәкилләре составындагы эксперт комиссиясе бәяләде.

Проектның асылын һәм аның төп нәтиҗәләрен ачу, проектның логиклыгын һәм эзлеклелеген, сорауларга җавап бирә белү, проектны гамәлгә кертүнең көтелгән нәтиҗәсе, район яшьләре белән эшләүче учреждениеләрдә тормышка ашыру мөмкинлеге мөһим булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучылар Тукай муниципаль районының акчалата бүләкләренә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International