16 март көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 3 гаилә ана капиталына ия булды. Гаиләне котлап, сертификатларны шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Ана капиталы акчаларының иң кирәкле юнәлеше-торак шартларын яхшырту, сертификат хуҗаларының 95% ы алардан файдаланган. Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән. 1 февральдән ана капиталы күләме артты. Беренче балага гаилә 524 527, 90 сум алачак. Киләчәктә гаиләдә икенче бала туса, капитал күләме 168 616,2 сумга артачак.