Ярышларда 21 авыл җирлегеннән 80нән артык кеше катнашты.

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

1922 елның 19 мартында Яңа поселогында авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча "Чаңгы сезонын ябу"ярышлары узды. Ярышларда 21 авыл җирлегеннән 80нән артык кеше катнашты. Ярышлар эстафета форматында үткәрелде.

Нәтиҗәләр буенча түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын - Әҗмәкәй авыл җирлеге, 2 урын - Иске Абдул авыл җирлеге, 3 урын - Калмаш авыл җирлеге командасы.

Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм җиңүче кубогы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International