Тыл хезмәтчәненә ,Зур Шилнә авылда яшәүче тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды.Гыймадиева Кифая Вагыйз кызын котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев,район ветераннар-инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Фәяз кызы Вазиева, Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары ,авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Т.В. Гераисмова , туганнары килгән иде . Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы , район башлыгы Фаил Камаев исеменнән бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды