2022 нче елның 21 нче мартында Татарстан авыл китапханәсендә "Тере формула"иҗат лабораториясенең чираттагы мастер-классы узды. Балалар китапханәчеләр белән берлектә чәчәк орлыклары белән таныштылар,аларны утырттыларга өйрәнделәр,лотокка җир салып, су сиптеләр . Китапханәчеләр, үсемлекләр җылыда тизрәк үссен өчен, үсентеләрне пленка белән ябарга булыштылар. Үсентеләр нык үсәр һәм җәйге клубларыбызны бизәр дип ышанабыз.