Болгарда 1100-еллыкның кульминацион тантанасы узды

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

1 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулды. 922 елда булган бу тарихи вакыйганың бөек юбилеена әзерлек берничә ел элек башланып төрле чаралар һәм башлангычлар рәвешендә билгеләнеп килде, бүген исә аның борынгы Болгар шәһәрендә күптән көтеп алынган кульминацион тантанасы булып узды.

Тантанада Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы махсус вәкиле Рамазан Абдулатипов, Россия Президенты администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе башлыгы Анатолий Вылегжанин, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, Федераль оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Ольга Ярилова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы “Милли Шура”сы рәисе Васил Шәйхеразыев катнашты. Мөфтиләрдән әлеге вакыйгада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән беррәттән, Россия мөфтиләре, төрле төбәк дини оешма җитәкчеләре дә читтә калмады: Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һ.б. күренекле дин эшлеклеләре катнашты. Моннан тыш, әлеге чарага 76 чит дәүләттән килгән делегацияләр дә кушылды. Халык санына килгәндә, бүген Болгардагы төп бәйрәм чарасына 20 меңнән артык кеше килде.

Тантана Истәлек билгесе алдындагы мәйданда театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Ул Идел буе Болгар дәүләтенә ислам дине килүне һәм Әхмәд ибне Фадлан юлын чагылдырды. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Казан» бию ансамбленең нәфис чыгышларыннан соң сәхнәгә кунаклар чыкты һәм рәсми өлештә котлау сүзләре яңгырады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 1100 ел – Татарстан Республикасы өчен дә, Россия һәм бөтен дөнья мөселманнары өчен дә әһәмиятле вакыйга. Татарстан Президенты Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдинне аерып аңа олы рәхмәтен җиткерде, чөнки хәзрәт, ул беренчеләрдән булып Болгарның изге җирендә ел саен үткәрелә торган Мөселманнар җыеннары идеясен үстерә башлады. Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә һәм «Яңарыш» фондына Ислам изге урыннарын торгызу буенча зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.

“Болар барысы да Татарстан, Россия мөселманнарына, кунакларга 1100 ел элек дәүләт дәрәҗәсендә ата-бабаларыбызның Ислам динен кабул итүен күрергә мөмкинлек бирде. Мин һәрберегезгә рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең бүген безнең белән булуыгыз безнең өчен зур шатлык”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов халыкка.

Аннары җыелган дин кардәшләргә Россия Президенты Владимир Путин, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган исеменнән Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан котлау телеграммаларын укыдылар.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, 2014 елда Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бөтен дөнья экспертлары Болгарның иң төньяк территорияләрдә Ислам динен ирекле кабул итү урыны булуын таныды. «Бу – безнең уртак уңышыбыз, уртак эшебезнең лаеклы нәтиҗәсе. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Борынгы Болгар шәһәрен торгызу безнең тарихи мирасыбызны саклаган халык булуын күрсәтте», – дип ассызыклады Дәүләт Киңәшчесе.

Шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Россия баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл кунакларны 1100 еллык юбилей белән котлады.

Россиянең Баш мөфтие Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үзенең  чыгышында без Болгарны, татар халкын таныту эшчәнлеге турында сөйләп узды, Изге Болгар җыенын үткәрү тарихын бәян кылды. “Кешеләргә рәхмәтле булмаган Аллаһка да рәхмәтле була алмас” – дип, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, Бөтендөнья татар конгрессы “Милли Шура”сы рәисе Васил Шәйхеразыевка бүләкләр тапшырды. Ул 1989 елда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын һиҗри тәкъвим буенча ай дәвамында меңләгән халыклар белән үткәрүен искә төшерде.

Камил хәзрәт барлык җитәкчеләргә, җыелган мөфтиләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Аллаһка шөкер, 1989 елда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын һиҗри тәкъвим буенча үткәргән иде. Әлеге вакыйгадан соң динебезнең яңа үсеше башланды. Бүген әлеге датаның җитәкчеләр, тарихчылар тарафыннан милади календарьга таянып үткәрелүе нәрсә турында сөйли? Христианлык Рәсәйгә рәсми рәвештә 988 елда гына керә. Без Ислам динен 922 елда ук рәсми төстә кабул иткәч, Рәсәй җирлегенә беренче дин булып Ислам дине кергән булып чыга. Шуның өчен бу дата, безнең өчен, барыбыз өчен бик мөһим. Әлеге бәйрәмгә килүчеләрдән Аллаһ разый булсын!” – дип мөрәҗәгать итте һәм барлык җыелучыларны тарихи Җәмигъ мәчете хәрәбәләрендә өйлә намазы укырга чакырды. Олы кунаклар халык белән бергә баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә ияреп намаз укыды.

1100-еллыкны бәйрәм итү чарасы көрәш буенча дөнья Кубогына ярышлар, концерт программасы белән дәвам итте – җыелган халык алдында “Илаһи моң” рухи мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсы лауреатлары һәм республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары, танылган рухи музыка башкаручылар чыгыш ясады. Моннан тыш, Изге Болгар җыены үткән тарихи тыюлык мәйданчыгында Татарстан мөфтияте күргәзмә оештырды: анда “Хозур” нәшрият йорты, “Хәләл” стандарты буенча Комитет, “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы, “Вакыф” фонды һәм Татарстан мөселман дини уку йортлары эшчәнлекләре чагылды.

Чыганак:https://dumrt.ru/news/news_27555.html

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International