Изге Пасха Олы көн, үзүзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату һәм кичерә белү символы булып тора. Бу көн – иң якты һәм күркәм, өмет, яз һәм рухи яңарыш бәйрәме. Пасха намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылыш уята. Районыбызның провославие динендә булган авылларында да бу көн зурлап билгеләп үтелә. Христос Гайсә пәйгамбәрнең дөньялыктагы тормышы һәм аның яңадан терелүе дин тотучылар өчен илаһи мәрхәмәткә, тәүбәгә килү һәм камилләшүгә юл күрсәтүче, шәфкатьлелек һәм үзүзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итүнең ачык мисалы булып тора. Ислам һәм башка традицион диннәр белән беррәттән, православие районда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулыкның, иминлекнең ныклы әхлакый нигезе булып тора, җәмгыятьне аның вәкилләре арасындагы үзара хезмәттәшлек, ихтирам һәм ватанпәрвәрлек рухында үстерү кебек игелекле эшкә хезмәт итә. Әлеге якты бәйрәм һәрбер йортка бәхет һәм уңышлар алып килсен, игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен көч өстәсен!