«Балкыш» җәйге сменасын ачты

2022 елның 7 июне, сишәмбе

4 июнь көнне «Балкыш» лагере тантаналы рәвештә җәйге сменаны ачып җибәрде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, район мәгариф идарәсе башлыгы Әлфәт Сабиров катнашты. Алар лагерь әләмен күтәреп, «Балкыш»ның беренче ял сменасын ачык дип игълан иттеләр. Тантана балалар белән әзерләнгән концерт номерлары белән дә үрелеп барды. 

Быел, лагерның 1июннән 18 июнгә кадәр эшлиячәк беренче сменасында социаль яктан авыр шартларда яшәүче һәм опекунлыкка алган гаиләләрдән барлыгы 75 бала ял итәчәк. Аларны биредә күңелле ял програмасы, уеннар, файдалы чаралар көтә.   

Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/balkysh-yge-smenasyn-achty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International