Боерган авылы китапханәсендә 6 июнь көнне шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көне билгеләп үтеләр . Бөтен ил буенча бик күп чаралар уза һәм безнең китапханә дә читтә калмады. Чара барышында балалар шагыйрьнең биографиясен белделәр. Программаның уен өлешендә балалар Пушкин әкиятләре буенча табышмакларга җавап бирделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр,"Лукоморье янында"аукционда үз көчләрен сынап карадылар. Соңыннан катнашучылар Пушкин китабының тышлыгын ясадылар.Чара күңелле, актив һәм эмоциональ рәвештә узды.
