18-19 июньдә Советлар Союзы герое, Брест крепостеның легендар сакчысы П.М. Гаврилов ватанында Татарстан Республикасы Питрәч районы Альвидино авылында дүртенче тапкыр «Элбэдэн» хәрби уеннары» тарихи реконструкция фестивале узачак.
2021ел фестивалендә 300 реконструктор,14000кеше катнашкан
Фестивальдә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән хәрби-тарихи клублар катнашачак. Аны үткәрү барышында Брест крепостеның героик оборона битләре торгызылачак. Моннан тыш, интерактив уеннар, лекторийлар булачак, тематик, концерт һәм спорт мәйданчыклары эшләячәк, республиканың муниципаль районнары яшьләре арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча Спартакиада узачак.